Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәләр, юлларда сак булыгыз

Шагыйрь сүзләрен азрак үзгәртеп, әле кичә генә апрель иде, дияргә кала.

Көтә торгач, килде ул - карлы-бозлы, көчле җилле һава торышы. Төп авырлык - автомобильчеләр җилкәсенә төште. Авыллар эчендә ярый әле, ни дисәң дә ташлы юл ул дәрәҗәдә куркыныч түгел. Ә менә ике авыл арасындагы асфальт юлдан бару гаять зур саклык таләп итә. Әйтик, бүген Күәмнән Әтнәгә тулы бер автомобильләр колоннасы килде. Алда барган "Газель"нең арты уңга-сулга уйнап барды. Ә менә Олы Әтнәнең Җиһаншин урамында бер машина "отбойник"ның теге ягына чыгып, кырын яткан.

Юл өслеге тоташ боз белән капланды. Мондый очракта "тормоз" белән бик уйнамаска кирәк, диләр тәҗрибәле автомобильчеләр. Бары "скорость"ны тиз-тиз күчерү отышлы. Ә иң мөһиме - юлда бернинди чабу, хәтта кызу барулар булмасын иде. Әнә шул колонна булып тезелеп бару күпкә яхшырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев