Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коррупциягә каршы

Мин коррупциягә каршы

Коррупциягә каршы көрәш – бүгенге көндә иң мөһим проблемаларның берсенә әйләнде.

“Кызганыч, тормыш - тагы начар күренешләр белән безнең барыбызга да очрашырга туры килә. Җәмгыятебезнең барлык тармагына да үтеп кергән ул. Безнең бурыч – коррупциянең начар күренеш икәнен балаларга мәктәп яшеннән үк аңлату”, – дигән фикердә Ары мәдәният йор - ты җитәкчесе Раилә Кадимова.

Ары авылында “Мин коррупциягә каршы нәрсә эшли алам?» дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Һәр чараның максаты була, ә биредә балаларга коррупция аеруча киң таралган тармакларны искә алып, аны ничек булдырмый калу юлларын әйтеп үттеләр. Чара кысаларында, коррупциягә карата тискәре караш уяту, балаларны бу начар күренешкә каршы көрәш ысулларына җәлеп итеп, аларда намуслылык, гаделлек сыйфатларын тәрбияләү, шул рәвешле законны хөрмәт итәргә кирәклек турында аңлаттылар.

 Шунысы мөһим – соңыннан бу темага балалар ясаган рәсемнәргә караганда, теманы яхшы аңлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев