Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алсу, Лазарев һәм DJ Smash Конфедерацияләр кубогы ачылышы тантасында чыгыш ясаячак

6 ел дәвамында 4 стадион, 12 тренировка мәйданчыгы һәм арбитрлар өчен бер база әзерләнгән. (Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Россия җырчылары Алсу, Лазарев һәм DJ Smash Россиядә футбол буенча Конфедерацияләр кубогы ачылышы тантасында катнашачак, дип белдерде "Россия-2018" оештыру комитетының генераль директоры Алексей Сорокин. Бу хакта "Риа-Новости" яза. "Ачылыш тантанасында 2 мең...

6 ел дәвамында 4 стадион, 12 тренировка мәйданчыгы һәм арбитрлар өчен бер база әзерләнгән.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Россия җырчылары Алсу, Лазарев һәм DJ Smash Россиядә футбол буенча Конфедерацияләр кубогы ачылышы тантасында катнашачак, дип белдерде "Россия-2018" оештыру комитетының генераль директоры Алексей Сорокин. Бу хакта "Риа-Новости" яза.

"Ачылыш тантанасында 2 мең артист чыгыш ясаячак. Ул Россия - Яңа Зеландия матчына ике сәгать кала башланачак. Билет алган кешеләрне 16.00 сәгатькә килергә чакырабыз. Бу тантанада безнең барлык шәһәрләр күрсәтеләчәк. Анда Алсу, Лазарев, DJ Smash кебек артистлар чыгыш ясаячак", - диде Сорокин журналистларга.

"Без турнирга 6 ел дәвамында әзерләндек. 4 стадион, 12 тренировка мәйданчыгы һәм арбитрлар өчен бер база әзерләдек. 262 поезд турнирга билет алучыларны бушлай йөртәчәк. Кичә беренче поездлар җибәрелде, бүген - тагын алты поезд. Бу безнең илгә визасыз меңләгән турист килә дигән сүз. Бу әзерлек программасына җәлеп ителгән 6 мең волонтер һәм ун меңнәрчә кеше", - диде ул.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/06/16/142611/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев