Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Алтын көзләре алда әле аларның

Истәлекләремне яңартып утырганда карашымны кулга кул тотынышып эшләүче башлангыч сыйныф укытучылары Сафина Резидә һәм Хисмәтуллина Зөлфиягә юнәлдерәм. Тукта, тукта, Резидә һәм Зөлфия апаларыбызга 50 яшь тула түгелме соң? Әйе, еллар уза, сулар ага... 1967 елның 25 октяб­ренда Хәлил һәм Оркыя Корбановлар гаиләсендә сигезенче, төпчек бала булып Резидә аваз сала. Күп...

Истәлекләремне яңартып утырганда карашымны кулга кул тотынышып эшләүче башлангыч сыйныф укытучылары Сафина Резидә һәм Хисмәтуллина Зөлфиягә юнәлдерәм.

Тукта, тукта, Резидә һәм Зөлфия апаларыбызга 50 яшь тула түгелме соң? Әйе, еллар уза, сулар ага...
1967 елның 25 октяб­ренда Хәлил һәм Оркыя Корбановлар гаиләсендә сигезенче, төпчек бала булып Резидә аваз сала. Күп тә үтми, төгәл биш көннән Илгиз һәм Люция Нигъмәтҗановлар гаи­ләсендә икенче бала булып Зөлфия туа...
Күңелле балачак елларын Ары авылынын гүзәл табигать кочагында бергә үткәреп, укытучы булу нияте белән Арча педучилищесына укырга керәләр.
Хезмәт юлларын, 1987 елда Арча педучилищесын тәмамлагач, Бәрәскә мәктәбендә укытучы булып башлыйлар. Инде 30 ел башлангыч сыйныфларда туган телебезгә, милләтебезгә хөрмәт, ихтирам тәрбияләү уе белән яналар. "Укучыларыбыз милли җанлы, тирән әхлаклы булып үссәләр, аларны төпле белемле һәм чын кеше итеп күрсәк, бездән дә бәхетле кеше юк", - диләр. Әйе, Резидә Хәлил кызы һәм Зөлфия Илгиз кызы үзләренең һөнәри осталыклары белән барлык укучыларның, хезмәттәшләрнең, әти-әниләрнең ышанычларын яуладылар. Алар һәр укучыны үз баласыдай якын итәләр, алар өчен вакытларын да, көчләрен дә кызганмыйлар. Укучылары төрле фәннәр буенча олимпиада, конкурсларда катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар.
Еллар аша еллар узса да, балаларга булган мәхәббәтләре дә сүрелми, арта гына бара. Авыр­лыкларны үзләренә хас кыюлык белән җиңеп чыгалар.
Тормыш иптәше Таһир абый белән Резидә апа ике бала тәрбияләп үс­терделәр. Кызлары Ди­лә һәм уллары Азат та үзләренә ошаган, тырыш, акыллы. Ә Зөлфия апа Рәшит абый белән ике ул тәрбияләделәр. Рәдис һәм Рафил һәрчак ярдәмчел, уңганнар.
Яңа яуган ак кардан укытучыларыбыз ярат­кан укучылары янына ашыга...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев