БДИны күп тапкыр биреп булачак?!
Мондый мөмкинлек инде быел ук бирелә. Бу хакта "Ъ" басма матбугатына "Рособрнадзор" башлыгы Сергей Кравцов хәбәр иткән. Дәүләт имтиханын ел дәвамында биреп карар өчен махсус үзәкләр челтәре булдырачаклар. Иң яхшы нәтиҗә белән югары уку йортына кереп була. Психологлар фикеренчә, бу ысул балаларга имтихан каршындагы куркудан арынырга булыша. Әлеге үзәкләрдә ял...
Мондый мөмкинлек инде быел ук бирелә. Бу хакта "Ъ" басма матбугатына "Рособрнадзор" башлыгы Сергей Кравцов хәбәр иткән. Дәүләт имтиханын ел дәвамында биреп карар өчен махсус үзәкләр челтәре булдырачаклар. Иң яхшы нәтиҗә белән югары уку йортына кереп була. Психологлар фикеренчә, бу ысул балаларга имтихан каршындагы куркудан арынырга булыша. Әлеге үзәкләрдә ял көннәрендә XI сыйныф укучыларыннан гына түгел, мәктәпне алдагы елларда тәмамлаучылардан да алачаклар, дип планлаштырыла. Ә куркынычсызлык таләпләре элеккечә үк кала, шул исәптән аудиториягә бәйсез күзәтүчеләр дә керәчәк. Биремнәрне имтиханга 1 сәгать кала Мәскәүдән бирәләр һәм имтихан бирүчеләрнең күз алдында бастырып алалар. Онлайн-трансляцияне Мәскәүдә, "Рособрнадзор" бинасында күзәтәчәкләр.
- Гамәлдәге законнар нигезендә БДИны инде бүген үк, XI сыйныфка кадәр тәмамлаган фәннәрдән бирергә мөмкин булачак. Ноябрь-декабрь айларында мондый үзәкләр эшли башлар, - дигән "Рособрнадзор" башлыгы.
Әмма кайбер балгечләр фикеренчә, монда финанс мәсьәләсе баш калкытачак. Кайдадыр - 5, ә кайбер үзәккә 2 генә кеше килсә дә, аларга тиешенчә хезмәт күрсәтергә кирәк. Шактый өстәмә штат тотарга туры килер. Димәк, өстәмә имтиханның түләүле булуы да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев