Әтнәдән Диләрә Галиева  «ГТО белән 1 класс» Республика онлайн-акциясендә җиңүче булды
Безнекеләр

Әтнәдән Диләрә Галиева «ГТО белән 1 класс» Республика онлайн-акциясендә җиңүче булды

Чара гражданнарны системалы рәвештә спорт һәм физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында узды.

Конкурста катнашу өчен видеоролик төшерергә кирәк иде, анда беренче сыйныф укучысы «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының өч нормативын үти:

- 30 метрга йөгерү;

- гәүдәне аркада яткан килеш 1 минут эчендә күтәрү;

- урыннан озынлыкка сикерү.

Җиңүче Татарстан Республикасының «ГТО» төбәк иҗтимагый берләшмәсенең махсус бүләге белән бүләкләнде.

Афәрин, Диләрә!


Нет комментариев