Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әбиләрне коткарасы иде...

Район җирлегендә ялгыз яшәүче өлкәннәребез җитәрлек. Һәм кар көртләре дә чиктән ашкан. Быел 4 ай дәвам иткән кыш үз эшен намус белән эшләде, кар көртенә билдән дә чумып була, ялгышрак бассаң бөтенләй дә күмелеп каласың. Кар кирәк сүз дә юк; көннәр азрак язга карый башлады, тамчы тама... һәм авыл кешесе...

Район җирлегендә ялгыз яшәүче өлкәннәребез җитәрлек. Һәм кар көртләре дә чиктән ашкан. Быел 4 ай дәвам иткән кыш үз эшен намус белән эшләде, кар көртенә билдән дә чумып була, ялгышрак бассаң бөтенләй дә күмелеп каласың. Кар кирәк сүз дә юк; көннәр азрак язга карый башлады, тамчы тама... һәм авыл кешесе өчен тагын мәшәкать, су басмасын дисәң, аны вакытында көрәргә, канавын казырга, түбәсеннән төшерергә кирәк. Ялгыз карт-коры өчен баш авыртуы бу.

Менә шуны истә тотып, "Изгелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмасының белгечләре түгәрәк өстәл артында, районда яшәүче үзләре карамагындагы өлкәннәрнең һәрберсен барлап, ничек ярдәм итеп буласы хакында фикерләштеләр.

  • Безнең социаль хезмәткәрләр үзләренә билгеләнгән өлкәннәргә булыша инде. Тагын бер матур күренеш барлыкка килде, волонтерлар дип атап йөртәбез инде аларны, болар, мәрхәмәтле кешеләр, үзләре теләп өлкәннәргә ярдәм итәргә киләләр. Күрше күршесенә булыша. Менә моңа да куанабыз хәзер...- дип, сөенә-сөенә ачыклык кертте әлеге оешма җитәкчесе Гөлсинә Шакирова.

Үзәк җитәкчесе сөйләгәндә үзебез булышырга йөргән өлкәннәрне дә барлады күңел. Элек, гел шулай иде бит бу...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев