Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәскә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Хисматуллина Зөлфия Илгиз кызының 30 нчы октябрь көнне 50 яшьлек күркәм юбилее.

Хөрмәтле Зөлфия Илгиз кызы! Сез гомерегезне яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышладыгыз, әлеге хезмәтегездән тәм һәм ямь табып яшисез. Озак еллар белем учагында сүнми яну өчен, күпме көч, сабырлык кирәк. Ә сез нәкъ шундый сыйфатларга ия булган оста педагог. Туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү аша туган җирне, кешеләрне яратыр­га өйрәттегез,...

Хөрмәтле Зөлфия Илгиз кызы! Сез гомерегезне яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышладыгыз, әлеге хезмәтегездән тәм һәм ямь табып яшисез.

Озак еллар белем учагында сүнми яну өчен, күпме көч, сабырлык кирәк. Ә сез нәкъ шундый сыйфатларга ия булган оста педагог. Туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү аша туган җирне, кешеләрне яратыр­га өйрәттегез, укучыларда намуслылык, киң күңеллелек, шәфкатьлелек хисләре булдырдыгыз. Алдагы көннәрегездә дә ныклы сәламәтлек, бетмәс куанычлар, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге, балаларыгызның игелеген күреп, күңел җылысын тоеп, тигез, бәхетле гомер кичерүегезне телибез. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез.
Бик сабыр сез, кешелекле,
Тыйнак һәм итәгатьле.
Гомерегез үтсен шатлык белән,
Булсагыз иде чиксез бәхетле.
Иң изге теләкләр белән
Бәрәскә урта мәктәбе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев