Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Быел Татарстаннан 128 кеше Мәскәүдәге Президент чыршысы кунагы булачак

Яңа ел тамашасыннан тыш, республика делегациясе программасында башка чаралар да бар. (Казан, 19 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Мәскәүдә Россия Федерациясе Президентының Чыршы бәйрәменә быел Татарстаннан 128 кеше җибәрелә. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте. "Без Мәгариф һәм фән...

Яңа ел тамашасыннан тыш, республика делегациясе программасында башка чаралар да бар.

(Казан, 19 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Мәскәүдә Россия Федерациясе Президентының Чыршы бәйрәменә быел Татарстаннан 128 кеше җибәрелә. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

"Без Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергәләп бәйрәмгә иң лаеклыларны һәм мохтаҗларны сайлап алдык", - диде Владимир Леонов. 26 нчы декабрь көнне узачак бәйрәмгә барырга тиешле 128 кешенең 106 сы бала, 22 се озата баручы. Озатучыларның 3 се медицина хезмәткәре, 2 се полиция вәкиле. Балаларга килгәндә, бу дәүләт яклавына мохтаҗлар, социаль приют, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, кадетлар, балалар иҗтимагый берләшмәләре активистлары, олимпиада һәм иҗади конкурсларда җиңүчеләр, уку алдынгылары, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре балалары, күп балалы гаиләләрдә үсүчеләр.

Яңа ел тамашасыннан тыш, Татарстан Республикасы делегациясе өчен "Живые системы" Кеше музеена экскурсия оештырыла. Шулай ук, делегациянең бер өлеше (16 бала) Кызыл мәйданда боз шугалагында шуачак. Аларга илнең танылган фигуристлары мастер-класс күрсәтәчәк.

Республика делегациясенең Мәскәүгә китү вакыты - 24 нче декабрь 20.00, Казанга әйләнеп кайту вакыты - 27 нче декабрь 8.00.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима исә, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең Чыршы бәйрәме дә 26 нчы декабрьдә узачагын әйтте. Түбән Новгород шәһәрендә узачак чарада Татарстанның кадет корпусыннан 20 кадет һәм 2 тәрбияче катнашачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/19/154597/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев