Чыршы-наратка тисәң, штраф яный
Җәмгыять

Чыршы-наратка тисәң, штраф яный

Казан базарында ике ир-ат әңгәмәсенә тап булдым. "Яңа елга чыршы бизәргә иде, быел сатарлар микән?" "Белмим. Кызыксынганым да юк. Без бит урманнан 250 метр ераклыкта гына яшибез, алам да кайтам"... Ә менә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында башкача уйлыйлар. Министрлыкның пресс-хезмәте хәбәренә караганда, 20 декабрьдән 31 декабьгә кадәр ылыслы агачлары булган...

Казан базарында ике ир-ат әңгәмәсенә тап булдым. "Яңа елга чыршы бизәргә иде, быел сатарлар микән?" "Белмим. Кызыксынганым да юк. Без бит урманнан 250 метр ераклыкта гына яшибез, алам да кайтам"...

Ә менә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында башкача уйлыйлар. Министрлыкның пресс-хезмәте хәбәренә караганда, 20 декабрьдән 31 декабьгә кадәр ылыслы агачлары булган урманнарда патрульлек итү көчәячәк.

Әгәр урманга зыян салучы булса, 5000 сум һәм күбрәк күләмдә штрафка тартырга мөмкиннәр.


Нет комментариев