Экология Әтнә студентларын да борчый
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы базасында аграр профильдәге уку йортларында белем алучы студентларның "Авыл хуҗалыгының экологик проблемалары" темасына республика фәнни-гамәли конференциясе үтте. Әлеге конференция Татарстан "Директорлар Советы" коммерцияле булмаган партнерлыгы, фән һәм мәгариф, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы тарафыннан оештырылды. Анда Алексеевский районының аграр көллияте, Әлмәт политехника,...
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы базасында аграр профильдәге уку йортларында белем алучы студентларның "Авыл хуҗалыгының экологик проблемалары" темасына республика фәнни-гамәли конференциясе үтте.
Әлеге конференция Татарстан "Директорлар Советы" коммерцияле булмаган партнерлыгы, фән һәм мәгариф, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы тарафыннан оештырылды. Анда Алексеевский районының аграр көллияте, Әлмәт политехника, Бөгелмә машина төзелеш, Буа ветеринар, Казан сәүдә-икътисад, Казан политехника, Тәтеш авыл хуҗалыгы, Норлат аграр, Аксубай универсаль технологияләр, Спасс тармак технологияләре техникумнары, Кукмара аграр, Түбән Кама агросәнәгать һәм нефтехимия, Сарман аграр, Чистай күппрофильле, Арча агросәнәгать һөнәри, Апас аграр, Зәй политехника, Саба аграр көллиятләреннән өч дистәгә якын студент һәм укытучылар катнашты. Конференциянең максаты булып студентларда укыту һәм фәнни әдәбият белән үзлегеннән эшләү күнекмәләрен ныгыту, үзләштерелгән материалны анализлый, нәтиҗә ясый белү, язмача һәм телдән чыгышлар ясарга әзерлек, студентларда тикшеренү күнекмәләре ачыклау тора. Оештыручылар "Авыл хуҗалыгында экологик проблемалар" темасын ачу, шулай ук яшьләрне тирә-якны саклау проблемаларына тарту, фән белән кызыксынучы укучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә студентларга үзләрен күрсәтү өчен шартлар булдыру һәм уку йортлары арасында эш тәҗрибәсен уртаклашуны бурыч буларак күз уңында тоткан.
Конференция делегатлары ике секциягә бүленеп чыгыш ясадылар. Аның беренчесе авыл хуҗалыгы механизацияләштерүнең экологик проблемалары, экология һәм экономика, агрономия һәм ветеринариянең экологик проблемалары юнәлешендә булса, икенчесе "Экология һәм кеше сәламәтлеге" темасын үз эченә алды. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумыннан әлеге конференциядә Рәмис Фазылҗанов һәм Айгөл Хәсәнова чыгыш ясады. Рәмиснең чыгышы "Автомобиль транспортының сулый торган һавага тәэсире" дип аталса, Айгөл исә чыгышы өчен "Экологик системада үләксә базларының әһәмияте" темасын сайлаган. Студентларның чыгышларына техникум директоры Айрат Каюмов җитәкчелегендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Резеда Гарипова, методист Лилия Борһанова, техникумның экология фәне укытучысы Надия Шакирова, "Тукай" агрономы Илнар Василов, ветеринария белгече Салих Шаһиев бәя бирде. Һәр чыгыш шул темага караган презентация белән тулыландырылды, тема буенча сораулар бирелде. Конференциядә чыгыш ясаучылар өчен әзерләнгән эшнең яңалык булуы, материалның максатчан һәм логик төзелүе, уникальлеге 70 %тан да ким булмавы төп шартларның берсе булып тора. Катнашучыларга махсус сертификатлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев