"Без бергә" фестиваленә әзерлек бара (фотоларда)
«Без бергә!» республика балалар ижаты фестивале быел әле икенче генә мәртәбә уздырыла. Шуңа да карамастан, ул мәктәп укучылары арасында киң яңгыраш тапты. Фестиваль барышында балалар үзләренең җырга-моңга осталыгын күрсәтә, кул эшләре белән шөгыльләнүчеләргә дә үзләренең булганлыгын күрсәтергә менә дигән мөмкинлек бу. Фестивальнең муниципаль этабы тиздән безнең районда да узачак. Шушы...
«Без бергә!» республика балалар ижаты фестивале быел әле икенче генә мәртәбә уздырыла.
Шуңа да карамастан, ул мәктәп укучылары арасында киң яңгыраш тапты. Фестиваль барышында балалар үзләренең җырга-моңга осталыгын күрсәтә, кул эшләре белән шөгыльләнүчеләргә дә үзләренең булганлыгын күрсәтергә менә дигән мөмкинлек бу. Фестивальнең муниципаль этабы тиздән безнең районда да узачак. Шушы уңайдан район мәктәпләре укучылары арасында аңа әзерлек башланып китте. Ә менә мәктәптән тыш эшләр үзәгендә фестиваль кысаларында биредәге түгәрәкләргә йөрүче укучыларның кул эшләреннән торган зур күргәзмә ачылды. Нинди генә төрдә башкарылган кул эшләре юк биредә. Бисердан, балчыктан, чүпрәктән, кәгазьдән... санап бетерерлек түгел. Оста куллы өстәмә белем бирү педагоглары җитәкчелегендә эшләнгән алар.
Инде фестивальнең үзенә килсәк, аның район туры 23 март көнне узар дип көтелә. Аны оештыручы - район мәгариф бүлеге. Фестивальнең кул эшләренә кагылышлы өлеше районның 12 мәктәбеннән китерелгән кул эшләре күргәзмәсе буларак, Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә оештырылачак. Ә менә җыр-бию буенча укучылар Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында булыр дип көтелә. Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең бию коллективы - «Хореография» бүлегендә, ә «Сәйлән» ансамбле - «Халык ансамбльләре» бүлегендә үзен күрсәтәчәк. Катнашучыларның барысына да уңышлар телик!
Рәдис Хисмәтуллин фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев