“Гадел яшәргә кирәк”
Җәмгыять

“Гадел яшәргә кирәк”

Укучылар арасында республикакүләм коррупция­гә каршы "Гадел яшәргә кирәк" («Надо жить честно») иҗади конкурсының муниципаль этабы узды. Аппликация номинациясендә Бәрәзә төп мәктәбе укучылары Әдилә Сәхибуллина - 1, Лиана Насретдинова 2 урын алдылар. "Без дөреслек яклы ("Мы за справедливость!") дип исемләнгән видеоролик номинациясендә Комыргуҗа мәктәбеннән Азат Сәфәров җиңүче дип табылды. Плакат номинациясендә...

Укучылар арасында республикакүләм коррупция­гә каршы "Гадел яшәргә кирәк" («Надо жить честно») иҗади конкурсының муниципаль этабы узды. Аппликация номинациясендә Бәрәзә төп мәктәбе укучылары Әдилә Сәхибуллина - 1, Лиана Насретдинова 2 урын алдылар. "Без дөреслек яклы ("Мы за справедливость!") дип исемләнгән видеоролик номинациясендә Комыргуҗа мәктәбеннән Азат Сәфәров җиңүче дип табылды. Плакат номинациясендә Ильяс Нәҗметдинов, Розалина Гыйльфанова, Ранилә Гарипова (Олы Мәңгәр), 5-9 сыйныфлар арасындагы шушы ук номинациядә Диләрә Баһаутдинова (Олы Әтнә) - җиңүчеләр. "Гадел яшәргә кирәк" конкурсының рәсемнәр номинациясендә Илнур Сибгатуллин (Комыргуҗа), Айгөл Әхмәдуллина, Алинә Хәбибуллинаның эшләре яхшы дип табылды. "Илемнең киләчәге минем кулда" ("Будущее моей страны - в моих руках" һәм "Коррупциягә - юк, дибез" ("Скажем коррупции - нет") дип исемләнгән иншалар номинациясендә Алинә Гайнетдинова (Олы Мәңгәр), Илүзә Шагалиева, Әдилә Ибраһимова (Иске Өҗем) һәм Йолдыз Ногманованың эшләре җиңүчеләр арасында. Инде әлеге хезмәтләр респуб­ликакүләм конкурска да юлланган.


Нет комментариев