Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиңү китергән куян...

Бәрәскә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларыннан торган "Дуслык" театр төркеме Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның V республика конференциясендә чыгыш ясап кайтты. Алар узган ел бу конференциядә катнашып, "Драматургия" номинациясендә I урынга лаек булганнар иде. Быел исә тамашачылар игътибарына Рафис Корбанның "Куркуын җиңгән куян" спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр һәм төрле...

Бәрәскә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларыннан торган "Дуслык" театр төркеме Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның V республика конференциясендә чыгыш ясап кайтты.

Алар узган ел бу конференциядә катнашып, "Драматургия" номинациясендә I урынга лаек булганнар иде. Быел исә тамашачылар игътибарына Рафис Корбанның "Куркуын җиңгән куян" спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр һәм төрле районнарыннан килгән 19 коллектив арасында III дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Түгәрәк җитәкчеләре - Дәүләтшина Надия һәм Хисматуллина Зөлфия- дип хәбәр иттеләр Бәрәскә урта мәктәбеннән.

Котлыйбыз. Яңа үрләр насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев