Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Игътибар – балалар!”

Балалар арасында юл һәлакәтләрендә травма алу куркынычын киметү максатында 15 майдан 5 июньгә кадәр Татарстанда шул исем астында профилактик чаралар уза. Узган дүрт ай эчендә республика юлларында 16 яшькә кадәр балалар катнашында барлыгы 141 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда ике бала үлгән һәм 146 бала тән җәрәхәтләре алган. Шул ук вакытта...

Балалар арасында юл һәлакәтләрендә травма алу куркынычын киметү максатында 15 майдан 5 июньгә кадәр Татарстанда шул исем астында профилактик чаралар уза.

Узган дүрт ай эчендә республика юлларында 16 яшькә кадәр балалар катнашында барлыгы 141 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда ике бала үлгән һәм 146 бала тән җәрәхәтләре алган. Шул ук вакытта җәяүле балалар катнашында 75 юл һәлакәте теркәлеп, аларның һәрберсендә балалар зыян күргән.
Җәйге каникуллар якын­лаша. Балаларыбыз­ның буш вакыты арта. Ди­мәк, аларга карата тагын да игътибарлы булу сорала. Статистика буенча, 16 яшькә кадәр балалар катнашында килеп чык­кан юл һәлакәтләренең өчтән бер өлеше елның нәкъ менә шушы фасылы белән бәйле. 2016 елга кагылышлы саннарга күз салсак, июньнән август аена кадәр булган чорда 175 юл һәлакәте килеп чык­кан, аларда 7 бала үлгән, 181 бала тән җәрәхәтләре алган.
"Игътибар - балалар!" ча­­расы кысаларында ЮХИ­ДИ хезмәткәрлә­ре та­рафыннан ба­лигъ бул­ма­ган балаларны транс­­порт чарасында йөр­­­тү, машина йөртүче­ләр­­нең җәяүлеләргә өс­тен­­лек бирүе буенча юл ка­­гыйдәләренең үтәлеше, шулай ук балигъ булма­ган­нар арасында юл һә­ла­кәтләрен булдырмау мак­сатында профилактик чаралар үткәрү, ата-ана­лар җыелышларында кат­­нашып балаларның юл­да үз-үзләрен тотышы буенча аңлату эшләре алып бару, сәламәтлек лагерь­ларында төрле кон­курслар, викториналар оештыру, мәгариф оеш­маларына, сәламәтлек лагерьларена бару юл­ларының төзеклеген тикшереп тору буенча рейд­лар үткәреләчәк.
Административ хокук бозулар турындагы Ко­дексның 22.9 пункты ни­гезендә, балаларны транс­порт чарасында йөртү куркынычсызлык таләпләренә туры ки­те­реп башкарылырга ти­еш. Әлеге кагыйдәне үтә­мәгән өчен 3000 сум кү­ләмендә административ штраф каралган. Агым­дагы елның дүрт аен­да әлеге кагыйдәне үтә­мә­гән өчен республика юлларында 8 меңнән ар­тык йөртүче җавап­лы­лыкка тартылган. Шул ук Кодексның 12.18 мад­дәсендә каралганча, җәяүлеләргә юлда өс­тен­лек бирмәгән өчен исә 1500 сум күләмендә штраф каралган. Дүрт ай эчендә шундый 24 меңнән артык йөртүчегә про­токоллар төзелгән.
Яшь юл кагыйдәләрен бо­зучылар һәрвакыт ЮХИДИ хезмәткәрләренең күз уңында. Агымдагы ел башыннан биш мең­нән артык яшүсмергә "Стоп - твоя жизнь в опасности!" карточкасы ту­тырылып, профилактик чаралар үткәрү өчен үз­ләре укыган уку йортла­рына тапшырылган.
Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов сүзләренә ка­раганда, "Игътибар - балалар!" чарасы бездә дә киң колач алган. Ча­ра кысаларында баласын махсус утыргычсыз йөрт­кән бер йөртүче адми­нистратив җавап­лы­лыкка да тартылган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев