Иске Өҗем мәктәбе уңышлары
Җәмгыять

Иске Өҗем мәктәбе уңышлары

«Казан милли тикшеренү технология университеты» үткәргән «Нобелевские надежды КНИТУ-2017» конкурсында «Математика» номинациясендә 8 сыйныф укучысы Халикова Инзилә катнашты һәм III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Әлеге секция­дә барлыгы 68 эш каралып, 33-е сайланып алынган. Конкурста җиңүче әзерләгән өчен математика укытучысы Кашшапова Гөлзидә Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. «Су» номинациясендә 7 сыйныф укучысы...

«Казан милли тикшеренү технология университеты» үткәргән «Нобелевские надежды КНИТУ-2017» конкурсында «Математика» номинациясендә 8 сыйныф укучысы Халикова Инзилә катнашты һәм III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Әлеге секция­дә барлыгы 68 эш каралып, 33-е сайланып алынган. Конкурста җиңүче әзерләгән өчен математика укытучысы Кашшапова Гөлзидә Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. «Су» номинациясендә 7 сыйныф укучысы Әскаров Азатның ОБЖ фәне буенча проекты (укытучысы Кашшапов Айрат) катнашучы сертификаты белән билгеләп үтелде.


Нет комментариев