Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы”на язылыйк

1 апрельдән 2013 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу бәяләре арта.

Хәер, газета укучыларыбыз өчен бу яңалык түгел. Чөнки беркөнне почта бүлегенә барган бер танышым: "Газетага язылып калырга ашыгам. 1 апрельдән бәяләр арта бит", - диде. Һәм бу яңалык безнең район газетасына да кагыла.

Соңгы берничә елда район газеталарына язылу бәясе үзгәрешсез сакланды. Ләкин бар нәрсә кыйммәтләнгәндә газеталар гына үзгәрешсез кала алмый. Бигрәк тә почта хезмәте бик күпкә кыйммәтләнгәндә.

Ә бәяләргә килгәндә, Аллага шөкер, 300 сумнан артмады. Халыкка - 285 сум, оешмалар өчен - 297 сум. Игътибар иткәнсездер, башны бутап торган тиеннәр бетерелде. Газетабыз бәясе 21 сум 66 тиенгә генә артты. Нигә генә дим, чөнки утка-газга, башка азык-төлеккә һәрвакыт сикереп торган бәяләр белән чагыштырганда, әлләни куркытмый. Ә атна саен икешәр, ярты елда 51 сан газета өегезгә килүне исәпләсәң, районның барлык әһәмиятле яңалыкларын, хәбәрлә­рен, тормыш сулышын ча­гылдырган газетаның бер саны укучыларыбызга 5,58 тиенгә төшкәнен (кыз­ганычка каршы, бүгенге көндә әлеге суммага бер кап тоз да алып булмый), шушы 5 сум ар­тында никадәр хезмәт ятканын да исәпкә алсаң - бер дә күп түгел бу!

20 елдан артык бергә булган газета уку­чылары­бызны бәя арту куркытмас, дип ышанабыз. Ә инде июль аеның беренче көннәрендә үк, өйдәгеләрне: "Район газетасын кая куйдыгыз, мин укымадым бит әле", ягъни "Почтальон нигә газета китермәде икән?" дип почта тартмасын сукрана-сукрана актарганчы, озакка сузмыйча район газетасына язылып калырга ашыгыгыз. Дөрес, вакытлы матбугатка язылу июнь ахырына кадәр бара. Әмма бар җиһанны ак мамыкка төреп торган кар, бер заман күз ачканчы эреп бетәр дә, бакча эшләренә тотынгач, бу мөһим эш онытылып та китәргә мөмкин.

Шуңа күрә, хөрмәтле га­зета укучыларыбыз, тиз арада яраткан газета-журналларыгызга язылып калырга ашыгыгыз! Шунысын да әйтәсе килә, 29 мартка кадәр газетабызга элеккеге бәя белән дә язылып калырга мөмкин. Бу бәя - 263,34 сум. Оешмалар өчен - 273,36 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев