(Казан, 20 апрель, "Татар-информ"). Бозлавык аркасында Казан - Яшел Үзән трассасында хәрәкәт тукталган.
Яндекс-бөке сервисы мәгълүматлары буенча, М7 юлында Дубровкадан Казанга кергәнчегә кадәр машиналар тукталган хәлдә тора. Трассада берничә урында һәлакәт булган. Шаһитлар әйтүенчә, транспорт тоткарлыклары берничә чакрымга сузыла, ә уртача хәрәкәт тизлеге сәгатенә 5 чакрым гына тәшкил итә.

Синоптиклар көн дәвамында уңайсыз һава шартлары турында кисәтте. Юлларда игътибарлырак булырга киңәш ителә.
Нет комментариев