Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанның күпләп сату базарларындагы бәяләр

"Без авыл кешеләре. Безнең анда барлык әйберне дә арттырып саталар. Базардан күпләп алгач, арзанга төшә", - ди Әлфия апа. Янында басып торган Наилә апа чәй, майны базардан алу отышлыга төшүен әйтте. Чыннан да, нинди товарларны күпләп сату базарларыннан, ә ниндиләрен кибеттән алу кулайрак икән? Intertat.ru электрон газетасы хәбәрчесе Тихорецк һәм...

"Без авыл кешеләре. Безнең анда барлык әйберне дә арттырып саталар. Базардан күпләп алгач, арзанга төшә", - ди Әлфия апа. Янында басып торган Наилә апа чәй, майны базардан алу отышлыга төшүен әйтте. Чыннан да, нинди товарларны күпләп сату базарларыннан, ә ниндиләрен кибеттән алу кулайрак икән?


Intertat.ru электрон газетасы хәбәрчесе Тихорецк һәм Порт урамнарында урнашкан күпләп сату базарларындагы бәяләр белән танышты.

Товар

Тихорецк базарындагы бәяләр

Портовая базарындагы бәяләр

иң түбән бәя

уртача бәя

иң түбән бәя

уртача бәя

Он, 1 кг

(5,10, 25, 50 кг капчыкларда)

18,60 сум

22 сум

20,40 сум

23 сум

Шикәр комы, 1 кг

(5,10, 25, 50 кг капчыкларда)

33,50 сум

35 сум

34 сум

40 сум

Дөге, 1 кг

(5,10, 25, 50 кг капчыкларда)

35 сум

40-45 сум

35 сум

40 сум

Карабодай,1 кг

(5,10, 25, 50 кг капчыкларда)

50 сум

57 сум

48 сум (25 кг капчык)

55 сум

Үсемлек мае, 1 литр

46 сум

60 сум

50 сум

60 сум

Токмач (спагетти)

(2,5 кг)

(2,5 кгдан 50 кг капчыкларда)

65 сум

70 сум

70 сум

80 сум

Токмач (рожки)

70 сум

(3 кг)

80 сум (3 кг)

66 сум

(2,5 кг)

75 сум

(2,5 кг)

Чәй (100 г)

30 сум

90 сум

30 сум

80 сум

Сгущенка

30 сум

40 сум

35 сум

44 сум

"Добрый" согы

(1 литр)

45 сум

60 сум

53 сум

60 сум

Йомырка

(10 данә)

3,90 сум

5 сум

4 сум

5 сум

Туңдырылган тавык

(1 кг)

115 сум

120 сум

115 сум

120 сум

Килька (консерв)

17 сум

25 сум

16 сум

25 сум

Сардина (консерв)

30 сум

40 сум

30 сум

40 сум

Скумбрия, 1 кг

(ысланган)

250 сум

300 сум

270 сум

320 сум

Сельдь, 1 кг

(тозлы)

120 сум

150 сум

110 сум

150 сум

Кәбестә

15 сум

20 сум

10 сум

18 сум

Бәрәңге

20 сум

25 сум

20 сум

25 сум

Виноград

190 сум

220 сум

200 сум

200 сум

Лимон

100 сум

100 сум

90 сум

110 сум

Мандарин

50 сум

60 сум

60 сум

60 сум

Апельсин

50 сум

55 сум

50 сум

60 сум

Груша

90 сум

100 сум

100 сум

130 сум

Бәяләр Тихорецк урамындагы оптом базарында чагыштырмача арзанрак, әмма Порт урамындагы базарда сайлау мөмкинчелеге бермә-бер күбрәк.


Автомобильдә килүчеләр өчен базарга керү түләүле - 20 сум. Базарда үзе бер тормыш кайный. Монда гадәти базарлардагы кебек сатып алучыларга артык игътибар бирүче юк.


-Син нәрсә, аңгыра мәллә, тагын начар йомыркалар алдыргансын, болар бит инде берничә көннән бозыла ? - дип кычкыра хуҗа кеше сатучыга, сатып алучылар янәшәдә торганын исәпкә дә алмыйча.


- Бәлки игътибар итүче булмас әле - дип җавап кайтарды тегесе.


Шуңа күрә базарларда ризыкның бозылмаганлыгына инангач кына алырга киңәш итәбез!


Базарларда иясез этләр шактый. Алар складтан складка "соранып йөри". Балалар белән килү катгый тыела.


Сатучылар сүзләренә караганда, бәяләр еш үзгәреп тора. Моның сәбәпләре бик күп. Мәсәлән, православ христианнарның постыннан соң бәяләр һәрвакыт арта икән.


Алмаз ШИҺАБЕТДИНОВ

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/hour.html?search=intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев