Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Күмерләнде күңел утсыз...

(Кемероводагы фаҗигагә багышлана) Бетмәс кышның бер мәлендә Сасы төтен тынны буды. Сабыйларны һушсыз итте Мәрхәмәтсез әҗәл кулы. Ятим кышның бер мәлендә Елмайды да әҗәл явыз, Үксез итте аналарны, Күмерләнде күңел утсыз. Шомлы кышның бер мәлендә Ялварулы аһәң чыңлый: "Янабыз! Ах, коткарыгыз! Һава җитми! ".... күкләр улый. Кышның соры бер мәлендә...

(Кемероводагы фаҗигагә багышлана)

Бетмәс кышның бер мәлендә

Сасы төтен тынны буды.

Сабыйларны һушсыз итте

Мәрхәмәтсез әҗәл кулы.

Ятим кышның бер мәлендә

Елмайды да әҗәл явыз,

Үксез итте аналарны,

Күмерләнде күңел утсыз.

Шомлы кышның бер мәлендә

Ялварулы аһәң чыңлый:

"Янабыз! Ах, коткарыгыз!

Һава җитми! ".... күкләр улый.

Кышның соры бер мәлендә

Алтын комда кыза берәү...

Тозлы, бозлы кышкы карга

Канлы яшен түгә меңәү.

Ачы хаклык китереп бәрде

Тез астына аямыйча.

Чүктек җиргә, иелде баш

Бу хурлыкка чыдамыйча.

Сабыйларны сакламадык,

Корбан иттек... баттык канга.

Вөҗдан газабыннан юктыр

Гамьсез кыштан җанга дәва.

28.03.2018

Фәридә Хәсәнова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев