Коронавирус инфекциясеннән үлүнең 2 яңа очрагы теркәлде
Җәмгыять

Коронавирус инфекциясеннән үлүнең 2 яңа очрагы теркәлде

16 октябрьгә барлыгы 96 үлем очрагы теркәлгән

Казанда яшәүче 67 яшьлек хатын-кыз  пневмония белән хастаханәгә китерелгән. Хәле хроник авырулар кискенләшүе фонында катлауланган. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Яр Чаллыда яшәүче 75 яшьлек ир-ат вируслы пневмония белән хастаханәгә китерелгән.
Коронавирус йогышы булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган.


Нет комментариев