Дусым авылы клубында «Кабак туе» исеме астында җанлы һәм эчтәлекле чара узды
Хәбәрләр

Дусым авылы клубында «Кабак туе» исеме астында җанлы һәм эчтәлекле чара узды

Бәйрәм башында балалар кабак турында мәгълүмати видеоязма карадылар: аның тарихы, төрләре, файдасы һәм халык тормышындагы урыны турында кызыклы фактлар белән таныштылар.

Әлеге язма балаларны гаҗәеп яшелчәнең дөньясына алып керде. Чара кабак темасына багышланган викторина белән дәвам итте. Сорауларга җавап бирүчеләр үз белемнәрен һәм зирәклеген күрсәттеләр. Викторина залда кызыксыну һәм дәртле рух тудырды.

Бәйгенең иң күңелле өлеше — кабак белән бәйле уеннар булды. Катнашучылар төрле кызыклы конкурсларда сынашып, үз көчләрен, җитезлекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр.

Уеннар вакытында залда дуслык, бердәмлек һәм шатлык хөкем сөрде. Бәйрәмнең ахырында балалар өчен дискотека оештырылды. Күңелле музыка, якты утлар һәм дәртле биюләр белән кичә матур истәлекләргә әверелде.

«Кабак туе» — көзге муллыкны, халык традицияләрен һәм авыл җәмгыятенең бердәмлеген данлаучы чын бәйрәм булды.


Нет комментариев