Узган төндә Россидә 856 БПЛА бәреп төшерелде
Хәвеф-хәтәр

Узган төндә Россидә 856 БПЛА бәреп төшерелде

Узган төндә Россия төбәкләрендә дошманның 856 дроны тотылды һәм юк ителде. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.

«Узган төндә Брянск, Белгород, Владимир, Калуга, Курск, Новгород, Орлов, Ростов, Рязань, Смоленск, Тверь, Тула, Ярославль өлкәләре, Мәскәү төбәге, Кырым Республикасы территорияләре һәм Кара диңгез акваториясе өстендә очкыч тибындагы 856 пилотсыз очу аппаратлары юк ителде», – диелә хәбәрдә.

Татар-информ


Нет комментариев