Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күрше хакы – тәңре хакы

Табигатьнең бик матур мизгелендә, бар дөнья чәчәккә бөреләнгән бер мәлдә, моннан 60 ел элек Күңгәр авылында Гөлбәрия апа һәм Хәйдәр абый Вәлиуллиннар гаиләсендә Илдар исемле егет дөньяга килә. Рәссамнәр берлеге әгъзасы, Әтнәнең оста рәссамы Илдар Вәлиуллин хакында күп язылды. Күршесе буларак, аның башка ягын ачасым килә. Кечкенәдән тәртипле, шул ук...

Табигатьнең бик матур мизгелендә, бар дөнья чәчәккә бөреләнгән бер мәлдә, моннан 60 ел элек Күңгәр авылында Гөлбәрия апа һәм Хәйдәр абый Вәлиуллиннар гаиләсендә Илдар исемле егет дөньяга килә.
Рәссамнәр берлеге әгъзасы, Әтнәнең оста рәссамы Илдар Вәлиуллин хакында күп язылды. Күршесе буларак, аның башка ягын ачасым килә.
Кечкенәдән тәртипле, шул ук вакытта оялчан бала булып үсә ул. Шул ук вакытта бик кызыксынучан да була. Кешенең киләчәген аның характеры билгели диләр бит. Илдарның гомер буена җаваплы хезмәтләр башкаруын, алай гына түгел, һәр эштә алдынгы булуын ассызыкламасам мәкаләм тулы булмас, мөгаен.
Күрше хакы - тәңре хакы, дип әйтәләр бит. Күршеләргә ихтирамлы, ярдәмчел, таш белән атучыларга аш атучы да ул. Төзелештә дә, янгын сүндерү оешмасында эшләгәндә дә хөрмәткә лаек саналды.
Үзен белгәннән бирле иҗат белән дә шөгыльләнде ул. Әлбәттә, гаиләсенең, беренче чиратта, җәмәгате Люция ханымның ярдәме зур булды. Тик болар Илдарның дәрәҗәсен киметми, киресенчә, арттыра гына. Үзлегеңнән берсеннән берсе гүзәл рәсемнәр иҗат итеп, шундый югарылыкка ирешү - зур мәртәбә!

Шушы көннәрдә аның гомер бәйрәме - 60 яшьлек олы юбилее. Аны ихлас котлап, сәламәтлек, бәхет, гаиләсендә тигез гомер телибез. Киләчәктә дә безне - тирә-ягындагыларны куандырып яшәсен, иҗат утында янсын, ә без ул тудырган матурлыкны күреп куанып яшик! Барлыгың, хезмәтең, тырышлыгың өчен рәхмәт! Сокланабыз, горурланабыз синең белән.
Тормыш йөген иңнәренә салып
Үргә менә ирнең асылы.
Андыйларның максатлары зурдан -
Җиңә алар буран-давылны.
Ил улына әйләнә дә шәхес,
Ил хөрмәтен күрә хезмәттә.
Яшә һәрчак ир асылы булып,
Гомеркәең үтсен хөрмәттә.
Сине котлап һәм иң изге теләкләр белән
күршеләрең - Нәҗмиевләр гаиләсе,
Олы Әтнә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев