“Күшәрнекен бик ошаттым”
Районыбыз авыл җирлекләрендә "Балкыш" фестиваленә сайлап алу концертлары барганлыгын беләсез. Кичә аның чираттагысы Күшәр мәдәният йортында булды. Бу җирлеккә кергән ветераннар үзләренең чыгышларын тамашачылар игътибарына тәкъдим иттеләр. Ветераннар гына чыгышы булды. Моңа районыбыз ветераннар советы җитәкчесе Миңгазиз абый Зиннәтов тә басым ясады. Бүген тугызынчы авыл җирлегенең концертын карадык. Кайбер авыл...
Районыбыз авыл җирлекләрендә "Балкыш" фестиваленә сайлап алу концертлары барганлыгын беләсез. Кичә аның чираттагысы Күшәр мәдәният йортында булды. Бу җирлеккә кергән ветераннар үзләренең чыгышларын тамашачылар игътибарына тәкъдим иттеләр. Ветераннар гына чыгышы булды. Моңа районыбыз ветераннар советы җитәкчесе Миңгазиз абый Зиннәтов тә басым ясады.
- Бүген тугызынчы авыл җирлегенең концертын карадык. Кайбер авыл җирлекләрендә ветераннар чыгышларын яшьләр чыгышлары белән аралаштырып та куйдылар. Ә сездә гел өлкәннәр чыгышы гына. Һәм һәр чыгыш сокландырды. Мин үзем Бәрәскә авыл җирлеге ветераннарының чыгышын ошаткан идем, ә сез аларны да уздырдыгыз. Тагын бер уңай күренеш: карарга зал тутырып килгәнсез. Кайбер авылларда унбишләп кеше генә килгән иде карарга. Авылдашларыгызны хөрмәт итүегез дә бик ошады...- дип фикере белән уртаклашты Миңгазиз абый Зиннәтов.
Чынлап та чыгышлар бик әйбәт иде. Төрле милләт халыклары киемнәре киенеп, биюләр башкаруларына сокланып карап утырдык. Куандык та. Кыскасы, "Балкыш"ның гала концертында безнең ветераннарыбыз чыгышлары да булачак. Без аларга уңышлар телибез.
Гөлүсә Галимҗанова,
Күшәр авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев