Кытай чәе
Сәлам дуслар, Кытай сәламнәре белән мин - Таһир. Бүген сезнең белән чәй турында сөйләшербез. Килгәнгә ай була, әмма мондагы ризыкларга ияләшеп булмый. Дубайдагы нәни генә 450 тәңкәлек өчпочмакны ашарга әллә ниләр бирер идем. Чәй дигәч сез нәрсә уйлыйсыздыр, белмим, менә мин - чәй плантациясендә. Сезнең арыш, арпа, бодай кырын күргәнегез...
Сәлам дуслар, Кытай сәламнәре белән мин - Таһир.
Бүген сезнең белән чәй турында сөйләшербез. Килгәнгә ай була, әмма мондагы ризыкларга ияләшеп булмый. Дубайдагы нәни генә 450 тәңкәлек өчпочмакны ашарга әллә ниләр бирер идем. Чәй дигәч сез нәрсә уйлыйсыздыр, белмим, менә мин - чәй плантациясендә. Сезнең арыш, арпа, бодай кырын күргәнегез бар бит, ә мин үзем борчак турында уйлыйм. Мөндеш белән Күшәр арасындагы борчак басуында күп йөрдек инде без балачакта.
Шеньчжень шәһәре кырыенда нәкъ менә шул борчак басуыдай плантацияләргә килеп кергәч, иң элек тәмле искә исерәсең. Шунда ук чәй яфрагын көйдергәнне күрергә мөмкин. Чәй кибете дә бар. Мин ун ел элек Төркиядә такта чәй эчтем. Төче, тәме юк чәй - минем өчен көндәлек эчемлек. Казанга кайткач та дусларым аркылы гел шул чәйне алдыра идем. Ә монда хуш исле чәй һәм мин аны эчә алмыйм. Әни мактап- мактап эчергән кара чәй юк монда. Ә яшел чәйнең нинди генә төрләре юк.
Гомумән, чәй күптөрле: ябыктыра торган, ашказанын дәвалый торган, баш авыртканнан...- бөтенесе дә бар. Чәй церемониясе бик хикмәтле. Аны сөт кушып та, тоз кушып та эчеп була, монысына әле минем баш җитми.
Ә менә суның тәмсезлеген роза чәе генә баса. Бик күп төрләр арасыннан мин менә шушы чәйне сайладым. Бик-бик-бик вак роза гөлләренең таҗларыннан ул чәй. Ә эчәсең икән, искитмәле. Хәзергә менә шулар. Киләсе язмам сезгә "Пекин үрдәге" дигән рестораннан булыр, фотолар да салырмын.
Сүз уңаеннан әбиләргә күп сәлам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев