Кытай шаккатыруын дәвам итә
Африка чүле, Европа томаны, Төркия эсселеге бары бергә җыелган монда. Сез яңгыр яуганны күзәтергә яратасызмы? Тып-тып-тып... Ә Кытай яңгыры ямьсез, миңа ошамады. Күк йөзе аяз. Бер болыт юк. Һәм тамчысыз гына яңгыр ява башлады. Төсе дә сары. Сап-сары . Һәм бездәге кебек тамчылап түгел. Тоташ дивар, стена булып ява. Кеше...
Африка чүле, Европа томаны, Төркия эсселеге бары бергә җыелган монда. Сез яңгыр яуганны күзәтергә яратасызмы? Тып-тып-тып... Ә Кытай яңгыры ямьсез, миңа ошамады. Күк йөзе аяз. Бер болыт юк. Һәм тамчысыз гына яңгыр ява башлады. Төсе дә сары. Сап-сары . Һәм бездәге кебек тамчылап түгел. Тоташ дивар, стена булып ява. Кеше белән кеше күренми. Ошамады. Ничек кисәк башланса, шулай тиз бетте дә. Бары күлдәвекләр генә калды. Ә кытайлар берни булмагандай үз эшләрендә. Яңгырдан соңгы тәмле ис юк монда. Әллә сагына башладым инде. Гарәп әмирлегендә Казан ресторанында татарның кечкенә бер өчпочмагы 450 сум торганын күргәч, башка бернәрсәгә дә аптырамам дигән идем...
Безнең яңгырлар матуур!
...Кытайда һәр кешегә сәнгать белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәләр. Менә мине бүген төп эшемнән соң бер фильмда россиялене уйнарга чакырдылар. Киләсе язмам шул индустриядән булыр.
Таһир Насыйбуллин,
Казан- Шэнчжэнь
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев