М7 трассасында зур авария: 2 кеше һәлак булган
"М7" "Волга" трассасында кабат һәлакәтле юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Трассаның Питрәч районына кергән 878нче километрында менә шундый фаҗига килеп чыккан.
"ГАЗ" һәм "Фрейтлайнер" йөк машиналары һәм "Шевроле" автомобиле катнашындагы авариядә 2 кеше "Ашыгыч ярдәм" килгәнче үк урында һәлак була. Ике кеше тән җәрәхәтләре ала, икесен дә авыр хәлдә Питрәч больницасына илткәннәр.

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/online.html?search=efir24.tv
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев