Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мамыш авылы мәчете

Хәзерге көндә клуб урнашкан бина элек ике катлы мәчет булган. Мәчет манарасын Хәкимҗан абый Халиков (1933-2003) беренче сыйныфта укыганда кискәннәр. "Абый укудан елап кайтты", - ди Мөхәммәтҗан абый. 1962нче елны мәчет бинасын Урта Атыга мәктәп итеп сүтеп алып китмәкче булалар. Ләкин колхоз председателе Хәмбәл абый Шәрәфиев (июль 1965 - июнь...


Хәзерге көндә клуб урнашкан бина элек ике катлы мәчет булган.

Мәчет манарасын Хәкимҗан абый Халиков (1933-2003) беренче сыйныфта укыганда кискәннәр. "Абый укудан елап кайтты", - ди Мөхәммәтҗан абый. 1962нче елны мәчет бинасын Урта Атыга мәктәп итеп сүтеп алып китмәкче булалар. Ләкин колхоз председателе Хәмбәл абый Шәрәфиев (июль 1965 - июнь 1971 елларда колхоз рәисе булып эшли) һәм Мөхәммәтҗан абый Халиков аны мәктәп итеп оештыралар. Ул бик озак еллар башлангыч мәктәп булып тора. Анда Чембулаттан Галия апа, Яңа Шашыдан Кәүсәрия апа, Маһирә апалар укыткан.
Хәзерге Бакыева Тайфә яшәгән урында да мәчет булган. Авыл байлары, таза хәлле кешеләре мәчеткә йөрү ерак дип аны хәзерге мәктәп (башлангыч мәктәп) урнашкан урынга күчерттергәннәр.
1859 елгы архив язмаларында авылда мәчет булуы турында языла. 1908 елда 43 хуҗалык булып, анда мәчет, мәдрәсә, бер ваклап сату кибете (лавка) эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев