Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мошенниклар яңа төрләр эзли

Эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары җитәкчесе Фәнис Низамиев хәбәр итүенчә, мошенниклар кеше алдау юлларының яңаларын эзләп таба.

Шуларның берсе - ягулык салу станцияләре белән бәйле. Биредә хезмәткәргә килеп документлар югалуы турында әйтәләр. Табучы булса дип, телефон номерын калдыралар. Бераздан мошенникларның икенчесе заправкага документлар белән янчык алып килә. Хезмәткәр номер буенча шалтырата - документлар хуҗасы үзе килеп җиткәнче күпмедер суммада акчаны биреп җибәрергә үтенә. Беркатлы заправка хезмәткәре акчаны бирә. Ә телефон хуҗасы юкка чыга. Янчыкта - кирәкмәгән кәгазьләр...

Өлкәннәргә арзан бәядән чит илләргә сәяхәткә юллама бирәбез дип алдап, төсле ксерокстан чыккан кәгазь сатып китүчеләр турында да мәгълүматлар бар. "Уяу булыйк, ялганга ышанмыйк", - дип кисәтә җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев