Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

“Оста куллар”ның осталыкларына исең китәрлек

Мәктәптә укыган вакытлар бала күңелендә мәңгегә сакланып кала, диләр. Әйе, күңелле бәйрәм­нәр, кызыклы дә­рес­ләр, яраткан укытучылар бе­лән үткән иң самими, бә­хетле чор хәтергә онытылмас мизгелләр булып уелып кала торгандыр. Мәк­тәп бит ул белем йорты гына түгел, биредә фән нигезләре белән бер­рәттән бала күңеленә тәрбия орлыклары да салына. Мәктәптә укучыга хезмәт...

Мәктәптә укыган вакытлар бала күңелендә мәңгегә сакланып кала, диләр.

Әйе, күңелле бәйрәм­нәр, кызыклы дә­рес­ләр, яраткан укытучылар бе­лән үткән иң самими, бә­хетле чор хәтергә онытылмас мизгелләр булып уелып кала торгандыр. Мәк­тәп бит ул белем йорты гына түгел, биредә фән нигезләре белән бер­рәттән бала күңеленә тәрбия орлыклары да салына. Мәктәптә укучыга хезмәт тәрбиясе, һөнәр сайларга юнәлеш тә бирелә. Шундый тәрбияви эшчәнлектә иң әһәмиятле урынны дәрестән тыш үткәрелгән чаралар да алып тора.
Яңа Шашы төп гомуми белем мәктәбендә менә инде берничә ел рәттән Әтнә районы мәктәптән тыш эшләр үзәгенең түгәрәкләре эшләп килә. Бүген сүзем - башлангыч сыйныф укучылары өчен оештырылган "Оста куллар" түгәрәге хакында булыр.
Түгәрәктә барысы башлангыч сыйныфларда укучы 12 бала шөгыльләнә. 4 авылдан җые­лып укысалар да, дә­ресләр тәмамлангач балалар өйләренә кайтыр­га ашыкмыйлар. Чөнки аларны биредә тагын да мавыктыргыч дөнья көтеп тора. Катлаулы тоелган дәресләрдән соң, ниһаять үзең яраткан эш белән шөгыльләнергә мөмкин бит! Ә күңелең теләгән эш белән шөгыль­ләнү инде ул беркайчан да ялыктырмый. Монда илһам килеп кенә тора: яңа идеяләрне тормышка ашырып кына өлгер.
Укытучылар укучыны ма­выктырырлык эшләрне табып кына торалар. Тү­гәрәктәге шөгыльләр беркайчан да бер-берсен кабатламый. Гел яңа идеяләрне кайдан алып бетерәләр диген! "Оста куллар" түгәрәгендә уку­чылар сәйләннән суве­нирлар, алмаз мозаикасыннан картиналар, пластилиннан витражлар ясыйлар. Монысын ма­лайлар да бик яратып башкара. Бәйләү, чигү белән дә эшлисе эшләре бар икән әле киләчәктә. Гомумән, түгәрәктә күптөрле эш белән шө­гыль­ләнәләр. Кече яшьтәге мәктәп баласының психологиясен, яшь үзен­чәлекләрен исәпкә алып эш итә белә педагог.
Әйдәгез әле, мин сезне "Оста куллар" түгәрәге җи­тәкчесе белән якыннан таныштырып үтим. Районыбыздагы кул эш­ләре күргәзмәләрендә булган кешеләр аны болай да яхшы белә торганнардыр. 25 апрельдә Әтнәдә узган "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы кургәзмәсендә дә катнашты укытучыбыз­ның иҗат җимешләре. Гомумән, ул иҗат иткән чәчәкләр, бәйләнгән курчаклар, паннолар райондагы шактый күргәзмәләрдә катнашты һәм алдынгы урыннар яулады. Белмәгәннәр - белсеннәр: Корбанова Чул­пан 1985 елның 3 февралендә районыбызның Чишмәле Сап авылында туган. 2007 елда башкалабыз­дагы Татар гуманитар педагогика университетын тәмамлап, татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле укытучысы белгечлеге ала. Дипломлы яшь белгеч хезмәт юлын мәркәзебездәге 198нче шәхси балалар бакчасында чит тел өйрәтүче педагог буларак башлап җибәрә. Ләкин туган якларыбыз­ның суы аны кабат Әтнәбезгә тартып кайтара. Дөресрәге, ул биредә үзенең яшьлек мәхәббәте белән кавыша. Иске Җогыпка килен булып төшеп, Корбанов Алмаз белән гаилә корып яши башлавына да 10нчы ел киткән икән инде. Шул арада Чулпан Зөфәр кызы белем күтәрергә дә, уңган хуҗабикә, булган хатын булып танылыр­га да өлгерә. Тормыш иптәше белән икесе бер кыз, бер ул устерәләр. Кызлары Алинә 2 сыйныфта укый, ә кечкенә Айрат Яңа Шашы авылындагы "Кояшкай" балалар бакчасына йөри. Сүз уңаеннан, Алинә дә "Оста куллар" түгәрәгендә шөгыльләнә һәм әнисе кебек үк кул эшләренә сәләтле булуы белән аерылып тора. Киләчәктә Чулпан Зөфәр кызының шәкертләре дә остазларының эшен дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев