Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Путин масштаблы амнистия турында уйларга вәгъдә биргән

Президент әлеге тәкъдимнең хокук саклау хезмәткәрләреннән керергә тиешлеген билгеләп үткән.

(Казан, 18 декабрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин 2018 елның мартында дәүләт башлыгы сайлаулары уңаеннан масштаблы амнистия турында уйларга вәгъдә биргән. Бу хакта "Известия" җиткерә.

Президент хокук саклау һәм хәйриячелек эшчәнлеге өлкәсендәге саллы хезмәтләре өчен лаеклы кешеләргә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасыннан соң кунаклар белән аралашкан. Биредә төбәкләрнең кеше хокуклары буенча вәкилләре дә булган. Тоткыннарны ярлыкау турындагы тәкъдим белән Президентка Калуга өлкәсенең кеше хокуклары буенча вәкиле Юрий Зельников мөрәҗәгать иткән.

"Сайлаулар якынлаша. Сайлаулар көнендә масштаблы амнистия турында уйлап булыр, бәлки? Сез ничек уйлыйсыз?" - дип сораган Зельников Президенттан.

Ул моның уңай традициягә әйләнү мөмкин булуын җиткергән, дип хәбәр итә "РИА Новости".

"Уйларга була", - дигән Путин. Шул ук вакытта ул әлеге тәкъдимнең хокук саклау хезмәткәрләреннән керергә тиешлеген билгеләп үткән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/18/154567/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев