Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Республика Чыршы бәйрәме узачак көн билгеле булды

Тамашага республикадан 7 меңнән артык бала чакырылган.

(Казан, 19 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Республика чыршы бәйрәме 25 декабрьдә 13.00-15.00 сәгатьтә "Татнефть-Арена" боз сараенда узачак. Бу хакта бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

Министр бәйрәмгә бөтен республикадан 7 меңнән артык бала чакырылуын әйтте. Бу олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүчеләр, уку алдынгылары, талантлы, шулай ук, ятим балалар. Владимир Леонов әйтүенчә, театраль тамаша сценариенда 1 меңгә якын кеше катнашачак.

Ел саен Казанга башка шәһәр һәм районнардан килүче балалар, аларны озатучы педагоглар өчен Казан мәктәпләре ашханәләрендә кайнар тукландыру оештырыла. Әгәр һава шартлары бозылып китсә, балаларны урнаштыру өчен, "Патриот" Республика спорт-патриотик һәм хәрби чакырылышка кадәр әзерлек үзәгендә, "Идел" яшьләр лагеренда урыннар хәстәрләнгән.

Владимир Леонов тамашага килүчеләр өчен традицион рәвештә бүләкләр әзерләнүен дә белдерде. Фойеда аларны тарату өчен 100-150 волонтер җәлеп ителә.

Министр республика чыршы бәйрәменә әзерлек буенча киңәшмәнең 21 ноябрьдә уздырылганын искәртте. Анда балаларны куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә торган автобусларда китерү, балаларның иминлеген кайгырту, урыннарда делегацияләрне формалаштырганда, балаларның профилактик прививкалар ясатуы турында белешмәләрен, башка документларын җыю һәм башка мәсьәләләр күтәрелгәнен билгеләп узды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/19/154596/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев