Россельхознадзор Алтайның «Рубцов сөт заводы»нда җитештерелгән «Ламбер» сырында тетрациклин төркеменә керә торган антибиотик тапкан. Бу хакта идарә тармагы сайтында хәбәр ителә.
Россельхознадзорда предприятиедә сөт составында антибиотиклар барын белсәләр дә, сыр әзерләгәндә барыбер шуны кулланганнар дип шикләнәләр. Моннан тыш, җитештерү процессында Франциядән китерелгән сөт аксымы концентраты да файдаланылган. Хәзерге вакытта әлеге матдәнең Россиягә канунлы төстә китерелгәнме-юкмы икәнлеге тикшерелә.
Нет комментариев