Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиялеләрнең алиментлар буенча 100 миллиард сум бурычы җыелган

Бүгенге көндә алимент бурычын түләттерү гаилә законнары өлкәсендә иң киң таралган категория булып кала. (Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Россиялеләрнең балаларга алимент түләү буенча бурычы 100 миллиард сумнан артып киткән, дип белдергән судья Татьяна Назаренко РФ Югары суды пленумы утырышында. Бу хакта «Известия» хәбәр итә. Бүгенге көндә алимент бурычын түләттерү гаилә...

Бүгенге көндә алимент бурычын түләттерү гаилә законнары өлкәсендә иң киң таралган категория булып кала.

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Россиялеләрнең балаларга алимент түләү буенча бурычы 100 миллиард сумнан артып киткән, дип белдергән судья Татьяна Назаренко РФ Югары суды пленумы утырышында. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Бүгенге көндә алимент бурычын түләттерү гаилә кануннары өлкәсендә иң киң таралган категория булып кала. Хәзерге вакытта пленум аларны карау өчен махсус тәкъдимнәр әзерли.

Моңа кадәр iz.ru порталы Дәүләт Думасында законга төзәтмәләр әзерләве хакында язган иде. Аның нигезендә, әгәр ел дәвамында алимент түләүчене эзләү тиешле нәтиҗәне бирмәсә, дәүләт алимент түләүне үз өстенә алырга мөмкин.

Моннан тыш, бурычлы затка хезмәт хакы түләгән оешмалар һәм затларны приставлар мөрәҗәгате буенча алиментларга индексация ясарга мәҗбүр итәргә мөмкиннәр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/19/154600/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев