Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабада узасы «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышында Гөлшат Марс кызы катнаша

17-19 июльдә Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы Татарстанның Саба районында "Төп нигез", "Васыятьнамә" темаларына күчмә утырыш үткәрәчәк, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте. Әлеге күчмә утырышта Әтнә районнан вәкил, "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлшат Марс кызы Закирова да катнаша. Саба районының Шәмәрдән, Олыяз, Кече Шыңар,...

17-19 июльдә Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы Татарстанның Саба районында "Төп нигез", "Васыятьнамә" темаларына күчмә утырыш үткәрәчәк, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.

Әлеге күчмә утырышта Әтнә районнан вәкил, "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлшат Марс кызы Закирова да катнаша.

Саба районының Шәмәрдән, Олыяз, Кече Шыңар, Югары Симет, Шекше, Явлаштау, Кызыл Мишә, Миңгәр авылларында, район үзәгенең үзендә "Кияу мунчасы", "Самавыр агарту", Сөннәт бәйрәме", "Су юлы күрсәтү", "Читән алу", "Нигез боткасы", "Безнең урам уеннары", "Бирнә әзерләү" йолалары, "Орчык өмәсе". "Такмак әйтеш", "Әтәч тоту" уеннары, йон эрләү буенча мастер-класс, "Утын кисү", "Көянтә белән су ташу", "Кашыкка йомырка кабып йөгерү", "Капчык киеп йөгерү", "Чүлмәк ватыш" ярышлары белән танышу, аларга катнашу каралган. Программада гаилә тарихларын кадерләп саклаган кешеләр белән аралашу, татарның бөек артисты Шәүкәт Биктимеров туган авылы белән танышу кебек чаралар да бар. Эшлекле сәяхәт пленар утырыш белән тәмамланачак.

Күчмә утырышта «Ак калфак» оешмасының Татарстандагы һәм Россия төбәкләрендәге вәкилләре катнашачак дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев