Сабыйлар күз яше...
Кичә Ары башлангыч мәктәбе укучылары матәм көнендә Кемеровода вафат булган мәрхүмнәрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Кайгы берләштерә, бигрәк тә бу балалар гомере белән бәйле булса. Искитмәле, ерак Себердә булган кайгы шушы Ары балаларының күзләренә яшь китерсен әле... Кулларындагы шәмгә тамган күз яшьләре тетрәтеп тә куя. Менә ул сабыйларның...
Кичә Ары башлангыч мәктәбе укучылары матәм көнендә Кемеровода вафат булган мәрхүмнәрне бер минут тынлык белән искә алдылар.
Кайгы берләштерә, бигрәк тә бу балалар гомере белән бәйле булса. Искитмәле, ерак Себердә булган кайгы шушы Ары балаларының күзләренә яшь китерсен әле... Кулларындагы шәмгә тамган күз яшьләре тетрәтеп тә куя. Менә ул сабыйларның куллары, ара-тирә дерелдәп -калтырап та китә. Алар кебек булган бит тереләй янучы, төтенгә буылып ярдәм сораучылар да...- уйламыйлар дисезмени...
Әлеге чараны оештырган мәктәп коллективы, авыл мәдәният йорты директоры мәктәп укучыларына яшәүнең тәме, гомернең кыскалыгы һәм аны саклау кирәклеге хакында яхшылап аңлаттылар.
Бу фаҗига башка кабатланмасын иде...- Ары балаларының бу теләгенә һәркайсыбыз кушылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев