Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Штрафың бармы – суд приставларын көт

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган атна барышында район юлларында барлыгы 61 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Шулар арасында унике йөртүче техник яктан төзексез машинада йөргән өчен, унөче - куркынычсызлык каешы такмаганга, ике кеше - штрафын вакытында түләмәгәнгә, өчесе - документын өйдә онытып калдырган өчен, тагын өчесе...

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган атна барышында район юлларында барлыгы 61 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

Шулар арасында унике йөртүче техник яктан төзексез машинада йөргән өчен, унөче - куркынычсызлык каешы такмаганга, ике кеше - штрафын вакытында түләмәгәнгә, өчесе - документын өйдә онытып калдырган өчен, тагын өчесе - утын кабызмыйча йөргәнгә, юл билгесе кагыйдәсен бозган - ике йөртүче, страховкасыз - бишәү, пычрак номерлы - тугыз йөртүчегә протоколлар төзелгән. Киемендә яктылык кайтаргыч элемент булмаган өч җәяүлегә дә штраф түләргә туры киләчәк. Каршы як полосага чыккан дүрт йөртүчегә исә 5 мең сум күләмендә штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Бер вак юл һәлакәте теркәлгән.
Инде хәбәр иткәнебезчә, 20 октябрьдән Эчке эшләр министрлыгының 664 санлы приказы нигезендә, яңа регламент законлы көченә керде. Әлеге регламент нигезендә, ЮХИДИ бүлекчәсе хәзер юл һәлакәтендә машинага килгән механик зыян турында белешмә бирми, бары аны терки генә.
Көзнең соңгы аена керәбез. Кары да явып китә, яңгыры да булырга мөмкин. Юлларда - бозлавык. Шуңа да руль артында сак булу сорала. ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәметов кичке якта киемнәрдә яктылык кайтаргыч элементлар булу кирәклеген искәртә. Штрафларны вакытында түләргә кирәклеген дә онытмагыз. Бүгенге көндә ЮХИДИ бүлекчәсендә 10 меңнән артык штрафы булган 20, 30 мең штрафы булган - 13 кеше исәптә тора. Мондыйлар өйләренә инспекторлар белән суд приставлары килеп керсә - аптырамасыннар. Әҗәтне әнә шулай итеп җыялар. "Автобус" операциясе кысаларында дүрт автобус туктатылган. Икесе - техник яктан төзексез, бер йөртүче каешын такмаган, берсе утын кабызмыйча йөргән. Тахографы юк. Медосмотрсыз һәм механик теркәвеннән башка юлга чык­кан дәүләт машинасының юридик хуҗаларына да штраф түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев