Соңлап иртәләгән медаль...- Комыргуҗа мәктәбе
Бу минутларда Комыргуҗа мәктәбендә зур чара бара. Мәктәп коллективы әфганчылар өчен бүләк ясау максатыннан, аларның барысын мәктәпкә чакырды. Хуҗалык, авыл җирлеге, мәктәп коллективы оештырган әлеге очрашуда Арча-Әтнә хәрби комиссариаты Алмаз Борһанов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ленар Гарипов... һәм районыбыздагы әфганчылар катнаша. Алар бездә - 29. - Күптәннән оештырасыбыз килә иде...
Бу минутларда Комыргуҗа мәктәбендә зур чара бара. Мәктәп коллективы әфганчылар өчен бүләк ясау максатыннан, аларның барысын мәктәпкә чакырды. Хуҗалык, авыл җирлеге, мәктәп коллективы оештырган әлеге очрашуда Арча-Әтнә хәрби комиссариаты Алмаз Борһанов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ленар Гарипов... һәм районыбыздагы әфганчылар катнаша. Алар бездә - 29.
- Күптәннән оештырасыбыз килә иде бу кичәне, әфганчылар белән беренче очрашу гына түгел, февраль аенда үткәрәсе идек. Бүләкләребез кайтып җитә алмады, шуңа күрә кичектердек. Сер түгел, истәлеккә дип истәлекле бүләк эзлисең. Без дә авыл җирлеге белән фикерләштек. Әфганчылар берлеге җитәкчесе Ленар Кәбиров белән киңәшләштек тә, медальгә тукталдык. Әфганчылар өчен махсус медаль чыккан икән, әнә шул медальгә заказ бирдек. Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгуның 30 еллыгына киләсе елга кадәр дә көтәсебез килмәде. Бүгенге тантанада, очрашу барышында һәр әфганчыга шушы медальне тапшырасыбыз килә...- дип, сер итеп кенә әйтте Комыргуҗа мәктәбе директоры Гөлбану Шәрәфиева.
Әлеге очрашу бик эчтәлекле һәм яхшы булачак, бик тирән тәэсирләр калдырачак. Чөнки аңа әфганчылар үзләре дә репетицияләр ясый-ясый әзерләнделәр. Ансамбль чыгышы гына ни тора...
Тулысынча газета битләреннән укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев