Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Спирты бар дип алданма

Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затларның җитәкчеләрен Россия Федерациясе Дәүләт санитар табибының 2017 елның 12 октябрендә кабул ителгән "Составында спирт булган эчәргә яраксыз продукция, составында спирт булган азык өстәмәләре һәм ароматизаторларны ваклап сатуны туктатып тору турындагы" 130 санлы күрсәтмәсе кабул ителү турында искәртә. Әлеге...

Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затларның җитәкчеләрен Россия Федерациясе Дәүләт санитар табибының 2017 елның 12 октябрендә кабул ителгән "Составында спирт булган эчәргә яраксыз продукция, составында спирт булган азык өстәмәләре һәм ароматизаторларны ваклап сатуны туктатып тору турындагы" 130 санлы күрсәтмәсе кабул ителү турында искәртә.


Әлеге күрсәтмәнең беренче пункты буенча, юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә әзер продукция составында 28 процент этил спирт булган сыеклыкларны, азык өстәмәләре һәм ароматизаторларны, 180 тәүлек дәвамында 0,5 литр әзер продукциягә 28 проценттан артык катылыктагы аракы, ликер-аракы һәм башка алкоголь продукциясе сату бәясеннән түбәнрәк бәядә сату тыела. Әлеге исемлеккә бары пыяла юа торган сыекча, сыек булмаган спирт продукциясе, шулай ук махсус ябу җайланмасы белән ябылган продукция керми. Әлеге күрсәтмә 20 октябрьдән үз көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев