Россия Федерациясе илчелеге туристлар өчен кисәтү таратты. Таиландның танылган пляжларында тәмәке тарту тыела. Бу хакта Таиландтагы Россия Федерациясе илчелеге махсус кисәтү тараткан, дип яза ТАСС агентлыгы. "Әйләнә-тирә мохитне пычранудан саклау максатыннан 1 ноябрьдән Таиландның 20 пляжында тәмәке тарту тыела. Тәмәке тарту махсус урыннарда гына рөхсәт ителә", - диелә хәбәрдә. Кагыйдәне...
Россия Федерациясе илчелеге туристлар өчен кисәтү таратты.
Таиландның танылган пляжларында тәмәке тарту тыела. Бу хакта Таиландтагы Россия Федерациясе илчелеге махсус кисәтү тараткан, дип яза ТАСС агентлыгы.
"Әйләнә-тирә мохитне пычранудан саклау максатыннан 1 ноябрьдән Таиландның 20 пляжында тәмәке тарту тыела. Тәмәке тарту махсус урыннарда гына рөхсәт ителә", - диелә хәбәрдә.
Кагыйдәне бозган кешеләргә зур күләмдә штраф яки төрмәгә ябылу куркынычы яный. Штраф күләме 3 мең доллардан артып китә, диелә. Ә иректән мәхрүм итү вакыты бер елга кадәр җитәргә мөмкин.
Тәмәке тарту тыелган пляжлар Пхукет утравы, Паттайя һәм Хуахин курорт шһәрләрендә урнашкан.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/
Нет комментариев