ҖИҢҮЧЕГӘ ТӘКӘ БИРДЕЛӘР
Күәм авылында туып-үсеп, "тамыр җәеп", әйләнә-тирәгә үзләренең хезмәт сөючәнлеге белән танылган Сираҗиевлар, 23 март көнне, Күәм урта мәктәбе спортзалында, Сираҗиев Дилүс Илгиз улы истәлегенә, район күләмендә балалар һәм яшүсмерләр өчен татарча көрәш бәйгесе уздырдылар.
Иртәнге унынчы яртыда башланган бәйгегә нокта куеп, җиңүче Күәм командасына кубок һәм тәкә тапшырганда кичке алты тула иде инде.
Сүз дә юк, көрәш каты һәм гадел барды. Борыннан кан китсә дә, күз яшьләренә буылып көндәшен күтәреп ыргыткан егерме алты килолы яшь көрәшченең йөрәк тибешен залдагы барлык тамашачылар да ишеткәндәй булдылар. Алга утыртып алу, кырыйдан чолгап күтәреп ыргыту кебек искиткеч матур алымнар күрсәттеләр балалар. Янәшәмдә утыз дистәгә якын мәйдан тоткан көрәшчебез Рәдиф ага Сабитов келәмгә үзе чыгып китәрдәй булып күзәтә, ә үзе хатирәләре белән уртаклаша. "Чыгарылыш сыйныфта, Сабантуй көнне Хәмит абый бездән физика фәне буенча имтихан алды. Егерменче билетны сөйләдем дә, мәйданга йөгердем, көрәшеп барлык көндәшләрне җиңеп, беренче тапкыр батыр калдым".
Хөкем итүчеләр үзебезнең егетләр - спорт мәктәбенең танылган тренерлары. Төп хөкемдар Фаил абый - каты кабыклы хөкемдар икән. Бер кешегә дә бутарга ирек бирмәде. Претензияләрне кабул итмәде. Үз сүзендә нык торды.
Оештыручылар - арабыздан иртәрәк китүче Дилүс абыйның ир туганнары бәйгенең барлык ягын да кайгыртканнар. Көрәшчеләрне итле, кайнар ризык белән бушлай тукландыру, махсус ясатылган кубок һәм медальләр, ә иң мөһиме - мөмкин кадәр күбрәк көрәшчене котлау ниятеннән тугыз категория буенча җиңүчеләрне бүләкләү өчен әзерләнгән, эченә акча тыгылган егерме җиде конверт. Төп команда бүләге кара тәкәне Сабиров Илһам Наил улы бүләк итсә, иң матур көрәш алымнарын күрсәткән ике көрәшчегә дип аталган түбәтәйләрне мәрхүмнең сыйныфташы Нуриев Нияз абый алып кайткан.
Җиңүчеләр исемлеге түбәндәгечә:
26кг авырлыкта җиңүчеләр: 1 урында Гыйлаҗев Әдел (Күәм), 2 - Мәүлиев Илшат (Күңгәр), 3тә - Гыйниятов Инсаф (Күәм).
28кг авырлыкта: 1 - Холмуродов Ислам (Күәм), 2 - Сәләхетдинов Рәсим (Мәңгәр), 3 - Шакиров Риназ (Мәңгәр).
32кг авырлыкта: 1 - Хәкимов Тәбрис (Күәм), 2 - Камалиев Азат (Бәрәскә), 3 - Хәйруллин Инсаф (Бәрәскә), 36 кг авырлыкта 1 - Галимҗанов Илнур (Күәм), 2 - Сәмигуллин Данис (Бәрәскә), 3 - Хәкимов Дәниф (Күәм).
40кг авырлыкта: 1дә Хәйруллин Таһир (Бәрәзә), 2 - Мөхәммәдиев Райнур (Комыргуҗа), 3 - Мифтахов Рафис (Бәрәзә).
45кг авырлыкта: 1 - Сираҗиев Нуршат (Күәм), 2 - Бәширов Булат (Шашы), 3 - Саммасов Раил (Күңгәр).
50 кг-да: 1 - Фәйзрахманов Нәфкать (Иске Өҗем), 2 - Сираҗиев Рәмис (Күәм), 3 - Салихов Данияр (Шашы).
55 кг-да: 1 - Холмуродов Фәррух (Күәм), 2 - Абдуллин Рәмис (Шашы), 3 - Шаһиев Әнис (Комыргуҗа).
55 кг-нан югары: 1 - Муллагалиев Ислам (Күәм), 2 - Кәримов Инсаф (Мәңгәр), 3 - Якупов Рәсим (Мәңгәр).
Команда буенча җиңүчеләр: 1 - Күәм; 2 - Мәңгәр; 3 - Бәрәскә.
Вакыт тегеләй дә, болай да уза. Яхшылык кылып та, начар уйларга уралып та яши адәм баласы. Авылдашлар исеменнән, туганлыкның кадерен белгән, моны эш белән раслаган Сираҗиевларга, аларны шундый итеп тәрбияләгән Рания апа белән Илгиз абыйга рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Кайгы-хәсрәт күрми, гел шундый игелекле кешеләр булып, бәхеттә яшәргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев