Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

"Татар кызы - 2017" җиңүчесе Татарстан кызына бирелде

Һәр финалистка махсус исем, истәлекле бүләкләр бирелде. "Татар кызы-2017" халыкара бәйгесе финалында 12 кыз ярышты, аларның һәрберсенә төрле номинацияләрдә җиңүче исеме бирелде, истәлекле бүләкләр тапшырылды. "Татар кызы - 2017" титулын Татарстан Республикасы вәкиле Гөлназ Гатинаалды. Моннан тыш, Гөлназга "Иң нурлы йөзле кыз" исеме бирелде. "Иң нәзәкатьле кыз" номинациясендә җиңүче -...

Һәр финалистка махсус исем, истәлекле бүләкләр бирелде.

"Татар кызы-2017" халыкара бәйгесе финалында 12 кыз ярышты, аларның һәрберсенә төрле номинацияләрдә җиңүче исеме бирелде, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

"Татар кызы - 2017" титулын Татарстан Республикасы вәкиле Гөлназ Гатинаалды. Моннан тыш, Гөлназга "Иң нурлы йөзле кыз" исеме бирелде.
"Иң нәзәкатьле кыз" номинациясендә җиңүче - Әстерхан өлкәсеннән Әлфия Садыйкова.
"Иң илһамлы кыз" - Башкортстан Республикасыннан Регина Равилова.
"Иң тырыш кыз" - Кырым Республикасыннан Сеит-Әблаева Адэль.
"Иң назлы кыз" - Ленинград өлкәсеннән Гөлназ Сәлташева.
"Иң сәләтле кыз" - Мәскәүдән Диана Аверина.
"Иң зирәк кыз" - Оренбург өлкәсеннән Динара Искәндәрова.
"Иң нәфис кыз" - Удмуртия Республикасыннан Назлыгөл Насыйрова.
"Иң сокландыргыч кыз" - Свердловск өлкәсеннән Диана Бакирова.
"Иң мөлаем кыз" - Ульяновск өлкәсеннән Алсу Халимдарова.
"Иң гүзәл кыз" - Чиләбе өлкәсеннән Рузалина Туктарова.
"Иң җитез кыз" - Казахстаннан Розалия Исхакова.
Кызларга Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәре осталарының кул эшләнмәләре, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән планшетлар, Чиләбенең татар конгрессыннан җылы юрганнар һәм башка бүләкләр тапшырылды.
Моннан тыш, берничә кыз махсус бүләкләргә лаек булды. Womans Day журналының махсус призы Динара Искәндәровага бирелде. "Татар телен иң яхшы белүче" дип Назлыгөл Насыйрова табылды. "Тамашачылар мәхәббәтен яулаучы" - Регина Равилова.
Чыганак http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев