Татарстанда республика сөтчелеген үстерү программасын төзү буенча эшче төркем оештырылган
Җәмгыять

Татарстанда республика сөтчелеген үстерү программасын төзү буенча эшче төркем оештырылган

Белгечләр, сөтчелекнең торышын өйрәнү максатыннан, республика хуҗалыклары эше белән танышачак.

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Татарстанда республика сөтчелеген үстерү программасын төзү буенча эшче төркем оештырылган, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Эшче төркем составына Сөт җитештерүчеләрнең халыкара союзы («Союзмолоко») идарәсе рәисе Андрей Даниленко, «Союзмолоко» башкарма директоры Артем Белов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан сөт җитештерүчеләре союзының генераль директоры Денис Пирогов, «Стреда Консалтинг» җәмгыятенең генераль директоры Алексей Груздев, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектә нәсел эше идарәсе» оешмасы, республика Министрлар Кабинеты каршындагы Ветеринария баш идарәсе белгечләре һәм башкалар керә.

«Хәзер без сөтчелекнең торышын өйрәнү максатыннан республика хуҗалыкларына чыгабыз», - дип сөйләде министрлыкның терлекчелек өлкәсе үсеше бүлеге начальнигы урынбасары Гөлүс Баязитов.

Экспертлар республиканың Биектау, Балтач, Кукмара, Балык Бистәсе, Саба һәм Питрәч районы хуҗалыкларының эше белән танышырга уйлый.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/25/145072/


Нет комментариев