Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда язгы ташу торышы пилотсыз очкыч ярдәмендә күзәтеләчәк

Әлеге максатларда республикада "Каскад" һәм "Космоплан", шулай ук "РусГидро" системалары кулланыла. (Казан, 24 март, "Татар-информ"). Язгы ташуны имин уздыру буенча барлык кирәкле эшләрне оештырырга кирәк - ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин ТР муниципаль берәмлек башлыкларына шундый бурыч куйган. Татарстанда язгы ташу торышына күзәтчелек итүдә SuperCam S350 тибындагы пилотсыз очкыч...

Әлеге максатларда республикада "Каскад" һәм "Космоплан", шулай ук "РусГидро" системалары кулланыла.

(Казан, 24 март, "Татар-информ"). Язгы ташуны имин уздыру буенча барлык кирәкле эшләрне оештырырга кирәк - ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин ТР муниципаль берәмлек башлыкларына шундый бурыч куйган. Татарстанда язгы ташу торышына күзәтчелек итүдә SuperCam S350 тибындагы пилотсыз очкыч файдаланылачак. Шул хакта Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржконың сүзләрен ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Суржко республикада хәзерге вакытта "Каскад" һәм "Космоплан", шулай ук "РусГидро" системалары кулланылуын билгеләп үткән. Пилотсыз самолет шулай ук су күтәрелү дәрәҗәсен, кар эри башлавын да күзәтеп торачак. Моннан тыш, аның ярдәмендә белгечләр бозваткыч эшләгәндә боз тыгылган, саклану дамбалары һәм буалар ерылып киткән урыннарны белә алалар.

Суржко сүзләренчә, сулыкларда су күтәрелү дәрәҗәсен 28 - стационар һәм 98 вакытлыча булган гидропост күзәтеп торачак. "Күзәтүләр тәүлегенә ике тапкыр - 8.00 һәм 16.00 сәгатьләрдә үткәрелә. Су кинәт кенә күтәрелгәндә һәм көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда, бу урыннар ешрак - дүрт сәгать саен күзәтү астында булачак", - дип хәбәр иткән ул.

Язгы ташуга каршы чаралар уздыруга, гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен көчләр һәм чаралар төркеме оештырылган. Аның составында - 15582 кеше, 1454 берәмлек автомобиль техникасы, 902 берәмлек махсус техника, 495 инженер техникасы, 18 һава суднолары, 195 йөзү чаралары бар.

"Моннан тыш, автомобиль юлларының куркыныч участокларын тикшерергә, суүткәргеч торбаларны чистартырга, гидротехник корылмаларның торышын тикшерергә, "Татмелиорация" белгечләре белән бергә сусаклагычлардан һәм буалардан артык суларны агызуны оештырырга кирәк", - дигән Николай Суржко.

"Бурычлар дөрес куелган. Муниципаль берәмлек җитәкчеләренә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының барлык тәкъдимнәрен үтәүне кабул итәргә", - дип йомгаклаган Рөстәм Нигъмәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев