Түбән Бәрәскә авылында яшәүче иң кадерле кешебез Хисмәтуллина Зөлфия Илгиз кызының 50 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз.
Кадерле кызыбыз, апабыз! Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. Гаилә тигезлеге, җан тынычлыгы, эшеңдә зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы, игътибарлы булып, балаларыңның, якыннарыңның изгелеген күреп, мул тормышта яшәвеңне Ходай насыйп итсен. Аккан сулар кебек...
Кадерле кызыбыз, апабыз! Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. Гаилә тигезлеге, җан тынычлыгы, эшеңдә зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы, игътибарлы булып, балаларыңның, якыннарыңның изгелеген күреп, мул тормышта яшәвеңне Ходай насыйп итсен.
Аккан сулар кебек еллар үтә,
Һич туктатып булмый елларны.
Бераз гына туктатасы иде,
Йөгәнлисе иде шуларны.
Һәр ел саен туган көннәр уза
Табыннарда - күңел киңлеге.
50 яшьлек гомер гомер мени
Яшә әйдә тагын иллене!
Иң изге теләкләр белән
Ары авылында яшәүче әти-әниең,
туганнарың Илгизәр-Ренета, Илнар, Илдар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев