Әтнәдә тикшерү бара
Эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе тарафыннан март аенда ике җинаять эше кузгатылган.
Аның берсе - юл йөрү кагыйдәләрен бозу, кеше сәламәтлегенә зыян китерү белән бәйле. Икенчесе исә "Ленин" исемендәге күмәк хуҗалыгыннан урлашу очрагы белән бәйле. Бу юлы карак электр җиһазларына күз салган. Әлеге эшләр буенча тикшерү бара. "Апрель аенда әлеге эшләр карар кабул итү өчен судка тапшырылачак", - дип хәбәр итә тикшерүче Марат Әмиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев