Тизлек - минималь, игътибар максималь булсын
Татарстан юлларында 229 берәмлек техника кар чистарта - республиканың юл хуҗалыгы министрлыгы шулай дип белдерде.
Әтнәдә дә "Татавтодор"ның Арча филиалы Әтнә участогы егетләре иртәнге сәгатьтән юлда. Дөресрәге, төнлә дә кар чистарттылар. Юлга махсус катнашма да сибелә. Сүз уңаеннан, автомобильгә, аеруча борылышларда, ул сизелерлек булыша. Район үзәген коммуналь хуҗалык техникалары чистарта.
Шулай да, сакланганны - саклармын, дигәнне онытмыйк. Руль артында тизлек - минималь, игътибар максималь булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев