Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кары нигә шыгырдый

Олы Әтнә мәктәбе базасында, "Ашыт" сакланышы хезмәткәрләре жюрилегендә район экологик конференциясе узды. Арадан, тәҗрибәләр аркылы әнә шул "Кар ник шыгырдый" дигән сорауга җавап тапкан укучы да, мәктәпнең кайсы почмагында тузан күбрәк булуны билгеләүче дә бар иде. Хәер, бу хактагы мәкалә белән газетада таныша аласыз. Әлегә җиңүчеләр исемлеген һәм конференциядән фоторепортаж...

Олы Әтнә мәктәбе базасында, "Ашыт" сакланышы хезмәткәрләре жюрилегендә район экологик конференциясе узды.

Арадан, тәҗрибәләр аркылы әнә шул "Кар ник шыгырдый" дигән сорауга җавап тапкан укучы да, мәктәпнең кайсы почмагында тузан күбрәк булуны билгеләүче дә бар иде. Хәер, бу хактагы мәкалә белән газетада таныша аласыз. Әлегә җиңүчеләр исемлеген һәм конференциядән фоторепортаж тәкъдим итәбез.

1 урын - Илүзә ШАГАЛИЕВА, Күңгәр мәктәбе, 9 сыйныф, эше рус телендә, «Изучение и оценка экологического состояния плотины Кунгерского сельского поселения», дип атала. Укытучысы - Хәмдия Галиева.

2 урын - Илсаф Басиров, Бәрәскә мәктәбе, 10 сыйныф, шулай ук рус телендә "Характеристика состояния авифауны в разных по экологическим условиям биотопах РТ" исемле эш белән чыгыш ясады. Укытучысы - Айзирәк Гатауллина.

2 урын - Альбина Мөхәммәдиева, Комыргуҗа мәктәбе, 7 сыйныф, "Кулланылган батарейкаларнын табигатькә һәм кеше сәламәтлегенә йогынтысы" турында сөйләде. Укытучысы - Рафил Миңнебаев.

3 урын - Сөмбел Зарипова, Күшәр мәктәбе, 9 сыйныф, "Тузан һәм аның кеше организмына тәэсире" буенча сөйләде. Укытучысы - Зөлфия Заһидуллина.

3 урын - Ранилә Гарипова, Олы Мәңгәр мәктәбе, 2 сыйныф, "Авылым чишмәләре" исемле эш тәкъдим итте. Укытучысы - Гөлия Хөснетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев