Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районы Бәрәзә мәктәбе уңышлары

Хәзерге дөньяда шәхесне формалаштыруның төп факторы буларак белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте арта.

Мәктәптә тәрбия системасы укучыларда аларның һәрьяклап үсешенә алшарт булырлык сыйфатлар, рухи кыйммәтләр, принциплар формалаштыру, укучыларны җәмгыять тормышына әзерләү максатын тормышка ашыруны күздә тотып төзелә.

Безнең Бәрәзә урта белем бирү мәктәбенең укытучылар һәм укучылар коллективы район, республика күләмендә узучы конкурсларда уңышлы катнашып күп кенә призлы урыннар яулады.

Мәктәбебез укучылары район буенча үткәрелгән фән олимпиадасыннан (җәмгыять белеме, инглиз теле, экономика) призлы урыннар алды. Җәмгыять белеменнән Гилазова Камилә (укытучысы Нигъмәтуллин И.М.) җиңүче булып, республика күләмендә уңышлы чыгыш ясады. Нигъмәтуллин Рәсим (укытучысы Басыйрова Ф.Т.) башлангыч сыйныфларда үткәрелгән АБВГДейка конкурсында математика фәне буенча 2 нче урын алды.

Мәктәпнең "Татлы борычлар" командасы укучылары "Без бит Әтнә яклары" конкурсы кысаларында узган КВНның финал ярышында 1 нче урын алдылар. Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча урынбасары Әбсәләмова Фирдәвес Әгъзәм кызының хезмәте мактауга лаеклы. Аның укучысы КФУда уздырылган "Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар" темасына багышланган V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә Ибраһимова Алинә катнашып грамотага һәм жюри әгъзаларының мактау сүзенә лаек булды.

Ш.Мәрҗәни исемендәге республика фәнни-гамәли конференциядә шул ук укучы "Туган телем үзе-олы бер фән ул"секциясендә "Әтнәбез горурлыгы-Илгиз Кадыйров"темасына уңышлы чыгыш ясап I дәрәҗә дипломга ия булды. Бу уңышларга Фирдәвес Әгъзәм кызы укучыларында үз фәненә карата кызыксыну уяту нәтиҗәсендә иреште.

Т.Миңнуллинның истәлегенә багышланган I республика конференциясендә мәктәпнең театр сәнгатен яратучы укучыларыбыз (җитәкчеләре Әбсәләмова Фирдәвес Әгъзәм кызы) "Бәхетле кияү"комедиясе белән чыгыш ясадылар. Алар Г.Камал исемендәге академия театрына чакыру билеты һәм грамота алдылар.

Хезмәттәшем Басыйрова Фәния Татарстан мәгариф министрлыгы Арча педагогия көллияте тарафыннан Россия күләм интернет-конференциясе кысаларында үткәрелгән "Әлифба бәйрәме" сценарийлар бәйгесендә 1 нче урын алып, министр имзалаган диплом белән бүләкләнде.

Нур өстенә нур өстәгәндәй, 11 нче сыйныф укучыларының ЕГЭ нәтиҗәләре дә куанырлык. Алар барысы да югары балл җыеп, үзләре теләгән уку йортларына укырга керделәр.

Мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләү укучыларыбызга хезмәт тәрбиясе бирүнең бер үрнәге булса, анда үстерелгән яшелчә алар өчен чиста экологик продукция дә, витамин да. Ә тирә-ягыбызда үстерелгән матур чәчәкләр укучыларның гына түгел,авыл кешеләренең дә күңеленә рәхәтлек бирә, кәефен күтәрә. Парникта помидор үстереп мул уңыш алдык. Помидорлары эре, тәмле булганлыктан, сатып алучыны да тиз таптык. Сатылган акчага мәктәпнең стендларын яңарттык.

Мәктәбебезнең материаль базасын ныгыту максатыннан, укучыларыбыз авыл халкы өчен "Җилкендерә күңелләрне яз"дип исемләнгән иҗат концерты куйдылар.

Без бу уңышларга мәктәп директоры Шәрәфиева Гөлсинә Тәлгать кызының һәм укытучыларыбызның тынгысыз хезмәте белән ирешә алдык.

Укытучылар, барыбыз да бала тәрбияләүчеләр, үзебез өчен киләчәк әзерлибез. Шулай булгач, киләчәгебез матур, өметле, ышанычлы кулларда булсын дисәк, дөньяга аңлы карашлы, аек фикер йөртә белгән, кулыннан эш килгән, алдан күрә белә торган, шәфкатьле, хезмәт яратучы, сау-сәламәт балалар тәрбиялик.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев